«Террор корбаннары – балалары»: хәтер сәгате (6+)

22 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханәнең уку залында патриотик тәрбия буенча «Хәтер йөрәкләрдә ялкын кабыза» программасын тормышка ашыру кысаларында «Террор корбаннары – балалары» дигән хәтер сәгате уздырылды. 

Миниатюрага
10ф. «Жертвы террора – дети»
10ф. По праву памяти (беслаН)
10ф. День белых журавлей

Чарада мәктәп укучыларын «террор» һәм «террорчылык» кебек төшенчәләр белән таныштырдылар, террорчылык тарихы, 20 нче һәм 21 нче гасырларның иң куркыныч терактлары турында сөйләделәр, экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат бирделәр. 

Чараның аерым бер өлеше 2001 елның 1 сентябрендә Бесланда булган фаҗигага багышланды. Бишенче сыйныфлылар, «Беслан фаҗигасе» тематик презентациясен карап, шул куркыныч көннәр хроникасы белән танышты. 

Очрашуның йомгаклау өлеше Ак Торналар көненә багышланды, ул безнең илдә рухилык, шигърият һәм барлык теракт һәм сугышларда һәлак булучыларның якты истәлегенә октябрь аенда билгеләп үтелә.

Чара барышында балалар М. Михайловның «Беслан» җырына фаҗиганең архив кадрлары белән видеоклипны карады, М. Бернесның «Журавли» һәм Р. Нелчның «Японский журавлик» җырын тыңлады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: